27 сентябрьдә Эзмә "Саф чишмә" балалар бакчасында "Милләтләр кроссы-2025" традицион спорт бәйрәме булып узды. Анда кечкенәләр һәм зурлар төркеме балалары катнашты. Чара балаларны актив яшәү рәвешенә җәлеп итү, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында спортны популярлаштыру һәм коллективизм һәм сәламәт көндәшлек рухы тәрбияләү максатында оештырылды. Барлык катнашучыларга медальләр һәм сертификатлар, ә җиңүчеләргә грамота һәм акчалата призлар тапшырылды.