Чиләбе шәһәрендә бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

2025 елнын 31 нче агустыннан 5нче сентябрьга тикле Чиләбе шәһәрендә бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды, анда Россиянең 14 төбәгеннән 244 спортчы катнашты. "Ике йолдыз" ярышлары рангы. Саба районы тәрбияләнүчесе, "Саба-Арена" спортчысы Зәйнеев Айназ уңышлы чыгыш ясады һәм Әлкәйдән Әхмәтова Ралина белән ялгыз һәм катнаш парларда 17 яшькә кадәр чемпион булды. Шулай ук Айназ Түбән Новгород өлкәсеннән Кочетов Кирилл белән 19 яшькә кадәрге парлы категориядә бронза призер була.
Айназны, аның әти-әнисен, тренер Г.Х. Зарипованы лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт казанышлары телибез.
Шулай ук тренер һәм әти-әниләр исеменнән спортчыларның Бөтенроссия ярышларына бару мөмкинлеге өчен Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелегендәге Саба районы җитәкчелеген рәхмәтлибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International