30 август көнне Югары Симет авылында Татарстан Республикасы көненә багышланган спорт һәм күңел ачу чарасы үтте.

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

30 август көнне Югары Симет авылында Татарстан Республикасы көненә багышланган спорт һәм күңел ачу чарасы үтте.

Чараны "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил юлы һәм Югары Симет авыл җирлеге  башлыгы Ахмадуллин Илгизәр Роберт улы ачып җибәрде .

«Без бүген матур бәйрәмнәрнең берсен Республика көнен билгеләп үтергә җыелдык. Илебездә тынычлык булсын һәм Республикабыз алга таба да зур уңышларга ирешсен.  Мондый спорт чараларын төрле авылларда үткәрдек, буген без Югары Симет авылында " диде Закиров Делюс Ридаил улы.

Бәйрәм “Яшьлек” яшьләр үзәге һәм  Югары Симет авыл клубы белән берлектә үткәрелде. Теләгән кеше спорт уеннарында катнашты, ә кемдер рәхәтләнеп җыр тыңлады. Югары Симет авыл клубы хезмәткәрләре, һәм яшьләр арасында танылып өлгергән Миләш башкарган музыкаль номерлар һәркемнең күңеленә хуш килде. 

Спорт яратучыларны баскетбол, канат тарту, йөгерү, гаилә белән күңелле страртлар, турникта тартылу кебек күңелле ярышлар көтте. Балаларның Саба районы һәм Татарстан Республикасы  флагын күтәреп дистанцияга чабулары игътибарны җәлеп итте.

Спорт уеннарында катнашучыларны "Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы һәм  җаваплылыгы чикле "Игенче" җәмгыяте җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улы бүләкләде.

Бу көн чын спорт, иҗат һәм дуслык бәйрәменә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International