«Татарстан Республикасы көне белән» дип исемләнгән чара

2025 елның 30 августы, шимбә

Һәр елны 30 августта Татарстан Республикасының барлык халкы республикабызның иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсен — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәмнең тарихы 1990 елдан башлана. Бу чыннан да күпмилләтле республиканы берләштерүче бәйрәм. Бу көнне Килдебәк авыл китапханәсе мөдире авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен «Татарстан Республикасы көне белән» дип исемләнгән чара оештырдылар.

 Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга Татарстан Республикасының дәүләт символикасы турында сөйләделәр. Чараның икенче өлешендә балалар өчен төрле уеннар оештырылды. Шулай итеп, балалар үз вакытларын күңелле һәм файдалы уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International