Иске Икшермә авыл җирлегендә гражданнар җыелышы

2025 елның 29 августы, җомга

Иске Икшермә авыл клубында гражданнары җыелышы булды..Җирлек башлыгы А.И. Биккинин чыгыш ясады. Ул халыкны җирлекнең узган биш еллык эшчәнлеге белән демонстратив рәвештә таныштырды. Җыелыш азагында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов үзенең йомгаклау сүзен әйтте. Ул халыкка җирлек хакына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәк бәйрәмнәр белән котлады һәм ТР Рәисе сайлауларында һәм муниципаль сайлауларда актив катнашырга өндәде. Ә күпфатирлы йортта яшәүче Сания Кияновна,Башарва Халима "Безнең ишегалды "программасын гамәлгә ашыруда актив катнашканы һәм өлеш керткәне өчен ТР Рәисе Р. Н. Миңнеханов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International