Беренче космонавт Ю.А.Гагаринга багышланган бадминтон буенча бөтенроссия ярышлары

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

2025 елның 16 августыннан 19 августына кадәр Саратов шәһәрендә Беренче космонавт Ю.А.Гагаринга багышланган бадминтон буенча бөтенроссия ярышлары узды. Анда Россиянең 17 төбәгеннән 200дән артык иң көчле спортчы катнашты. Ярыш "өч йолдыз". Саба районы шәкертләре, "Саба-Арена" спортчылары уңышлы чыгыш ясап, 5 призлы урын яуладылар. 1 урын - Зәйниев Айназ (17 яшькә кадәр); 1 урын - Зәйниев Айназ - Капралов Дмитрий (Түбән Новгород); 2 урын - Зәйниев Айназ - Берёзова Полина (Мәскәү); 3 урын - Галимуллин Расуль - Коломыткин Михаил (Санкт-Петербург) (17 яшькә кадәр); 3 урын - Идрисов Нияз (13 яшькә кадәр). Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, тренеры Зарипов Г.Х. лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, алга таба да спорт уңышлары телибез. Шулай ук тренерлар һәм ата-аналар исеменнән Рәис Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендэ Саба районы җитәкчелегенә бөтенроссия ярышларына спортчылар йөрү мөмкинлеге өчен дә рэхмэт белдерэбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International