20 август көнне, Байлар Сабасында «Яшьлек» яшьләр үзәге ,эшләүче яшьләр өчен мавыктыргыч квиз уен оештрыды.

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

20 август көнне ,Байлар Сабасында «Яшьлек» яшьләр үзәге ,эшләүче яшьләр өчен мавыктыргыч квиз уен оештрыды.

Чара халыкара яшьләр көненә уңаеннан үткәрелде һәм  барлыгы 60 ка якын катнашучыны жыйды.

Уен Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы ,

"Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридәил улының сәламләү сүзләре белән башланып китте.

"Без яшьләр белән бер дулкында булу өчен,яңа чаралар уйлап табарга тырышабыз.Төрле спорт һәм иҗади чаралар үткәрәбез"- диде Ирек Рамазан улы. 

Тиз арада иң күп бал җыеп командалар призлы урынга чыкты.Шулай итеп беренче урынны финанс бюджет платасы коллективының «Неученые» командасы яулады.

Икенче урынны Шәмәрдән хастәханәсе коллективының "ЭКГ" командасы алды.

Өченче урынны Саба районы «Феникс» яшьләр җыелма командасы яулады.

Җинүчеләрне Башкарма комитет җитәкчесе икътисад буенча урынбасары Баһманов Марат Мансур улы, «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридәил улы бүләкләде.

Җинүче командаларга дипломнар ,акчалата һәм  истәлек бүләкләр тапшырылды.

Районыбызның эшләүче яшьләре менә шулай күңел ачты, ял итте бу көнне. Квиз уенда катнашучылар чарадан канәгать калып,  яңа очрашулар көтеп, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International