19 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында стендка ату буенча Россия беренчелеге

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

9-16 август көннәрендә Липецк шәһәрендә 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында стендка ату буенча Россия беренчелеге булып узды. 

Ярышта "Сабантуй" спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар да катнашты. Галимова Ралинә кызлар арасында скит күнегүендә җиңү яулады. Квалификациядә спортчы иң яхшы нәтиҗә күрсәтте – 107/125, ярымфиналда 23 мишень, финалда 29. Шулай ук Ралинә Павлушина Камилла һәм Фәттахова Зәринә командасында көмеш, ә катнаш парларда Кобзев Алексей белән бергә бронза медаль яулады.

Шәхси скитта Абдуллин Сәрим 15 нче, ә команда зачетында 7 нче урынны алды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы спортчылары 14 медаль яулады: 4 алтын, 7 көмеш һәм 3 бронза медаль.

Гомумкоманда зачетында безнең җыелма команда 1 урынны алды.

Спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз!

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International