Биатлон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

       2025 елның 16-18 августында Мирный бистәсендәге (Казан)  «Мирный» комплексында 2009-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

      ТР беренчелегендә медальләр өчен республиканың төрле спорт оешмаларыннан килгән 70тән артык биатлончы өч яшь төркемендә көрәште:

- 15-16 яшь (2009-2010 елгы)

-  13-14 яшь (2011-2012 елгы)

-  11-12 яшь (2013-2014 елгы).

        Ярышлар йомгаклары буенча «Сабантуй» спорт мәктәбенең яшь спортчылары тренерлары Д. М. Шакирҗанов җитәкчелегендә төрле дәрәҗәдәге медальләр яуладылар:

2 урын — Шакирҗанов Әнвәр (2013-2014 елгы яшүсмерләр, кросс-гонка)

3 урын – Гайнуллин Инсаф (2011-2012 елгы яшүсмерләр, кросс-спринт)

4 урын – Шакирҗанов Әнвәр (2013-2014 елгы яшүсмерләр, кросс-спринт)

6 урын – Галимова Нәфисә (2011-2012 елгы кызлар, кросс-спринт)
7 урын — Тимергәлиев Рияз (2013-2014 елгы яшүсмерләр, кросс-спринт)

9 урын – Гайнуллин Инсаф (2011-2012 елгы яшүсмерләр, роллер-гонка)

      Чемпионнар һәм призерлар дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International