20 августта «Саба-Арена Энҗелэре» командасы квизда катнашты. Квиз-ул үз белемнәреңне тикшерү, ниндидер яңа нәрсә белү һәм фикердәшләр компаниясендә вакыт уздыру өченменә дигән мөмкинлек. Бу уен безнең өчен яңалыкиде: ял итү, күңел ачу, аралашуның яңа төре. Уенда беренче тапкыр катнаштык. Вакытны уздырдык, дәрт, яхшы кәеф тойгысы бөтенуен вакытында китмәде. Буш вакытны кызыклы кешеләр даирәсендә искиткеч итеп уздыру өчен менә дигән мөмкинлек. Югарыда оештыру, яхшы, дустанә, җылы атмосфера. Алып баручы алда торган интеллектуаль конкурслар кагыйдәләрен җиңел һәм гади аңлата, энергия бирә. Темалар төрле, сорауларга җавап бирү, сорауларны чишү күңелле, барлык конкурслар да динамик рәвештә узды. Уенда һәр катнашучының үзен күрсәтү һәм үз мөмкинлекләрен тикшерү мөмкинлеге бар, үзенчәлекле "акыл гимнастикасы". Һәм һәрвакыт Үзең өчен ниндидер яңа, кызыклы нәрсәләрачасың. Барыгызга да киңәш итәбез, ләкин! Игътибар! Куркыныч! Сез интеллектуаль уенда гомерегезнең бер генә кичен тугел, э менлэгэн кичегез уткэрергэ момкин! Мәсәлән, безнеке кебек искиткеч, күңелле команда булганда уйнау бигрәк тә яхшы!Ышаныгыз, уенда катнашкач, уенга кабат-кабаткайтасы килә. Нәтиҗәдә-бу бер-ике сәгать ял итүгенә түгел, берничә көн уңай хис-кичерешләр!Киләсе квиз да мавыктыргыч булыр дип өметләнәбез!