Әлки районы башлыгы кубогы” бадминтон буенча төбәкара ярышлар

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

11-12 августта Базарлы Матак авылында “Әлки районы башлыгы кубогы” бадминтон буенча төбәкара ярышлар узды. Ярышларда 4 яшь категориясендә 186 спортчы катнашты: 11 яшькә кадәр, 13 яшькә кадәр, 15 яшькә кадәр һәм 17 яшькә кадәр. Безнең спортчылар лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр һәм 12 медаль алып кайттылар.

11 яшькә кадәр: Сафин Зиннәтулла - ялгыз разрядта 3 урын Хуҗин Илдан/Сафин Зиннәтулла ир-атлар арасында парлы разрядта 2 нче урында.

13 яшькә кадәр Сафиуллин Рөстәм - ялгыз разрядта 3 урын Идрисов Нияз - ялгыз разрядта 2 урын Сафиуллин Рөстәм/Гатин Бату (Казан) - ирләр парлы разрядында 3 урын Борһанов Данияр/ Идрисов Нияз - ирләр парлы разрядында 2 урын Идрисов Нияз/ Сафина Элина - катнаш парлы разрядта 2 нче урын Сафина Элина - ялгыз разрядта 3 урын Сафина Элина/ Фәйзуллина Ника (Яр Чаллы) - хатын-кызлар парлы разрядында 2 урын.

Спортчыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International