Балачак иминлеге: ата-аналар һәм педагоглар өчен мөһим мәгълүмат

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясенең җәйге этабы актив дәвам итә. Бу инициатива балаларыбыз өчен куркынычсыз мохит булдыруга юнәлдерелгән һәм мөһим чараларның тулы бер комплексын үз эченә ала.

Акциянең төп бурычлары:

  • Балаларга һәм ата-аналарга куркынычсызлык нигезләре турында мәгълүмат бирү
  • Балалар инфраструктурасының торышын тикшерү
  • Потенциаль куркыныч объектларны мониторинглау
  • Балалар өчен файдалы һәм куркынычсыз ял итүне оештыру

Шулай ук ата - аналар өчен яңа файдалы ресурска- «ЧАЙ С МЯТОЙ» психологик ярдәм Telegram-каналына игътибар итәбез. Монда сез табарсыз:

  • Бала-ата-ана мөнәсәбәтләрендәге катлаулы хәлләрне тикшерү
  • Тәрбия мәсьәләләрен нәтиҗәле чишү юлларын эзләү
  • Кискен мәсьәләләр буенча эксперт ярдәме 

Бергәләп без балаларыбызның җәйләрен куркынычсыз һәм кызыклы итәчәкбез!

https://t.me/small_mint_tea

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International