Сабантуй-татар халкының язгы кыр эшләре тәмамлауга багышланган бәйрәме, ул татарларның көчен һәм җитезлеген күрсәтә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Казандагы Сабантуй гаять зур чара булып тора, ул аеруча киң колач белән оештырыла. 21 июнь көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Пукал китапханәсе белән берлектә анда катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре казанлыларга юкә мунчаласы ясау буенча онытылып бара торган йоланы күрсәттеләр. Башкала кунаклары табигый мунчала ясау процессы белән кызыксынды. Шулай ук Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан табигый продукт – барлык кешенең яраткан балы тәкъдим ителде. Аны әзерләү буенча мастер-класс күрсәтелде. Олылар да, балалар да бик кызыксындылар. Шулай ук Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Зөлфәт Саматов һәм Гүзәл Латипова башкала тамашачыларына концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.