24 июньдә егетләрне Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына хезмәткә егетләрне озату киче үткәрелде. Иләбәр авылыннан Яруллин Илназ Ильфар улы һәм Эзмә авылыннан Закиров Әнәс Гәббәс улы, 2 егетебез Ватан алдында изге бурычларын үтәргә юлга кузгалачаклар. Егетләребезнең намус белән хезмәт итеп, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез!