Эзмә авыл җирлегендә урнашкан Иләбәр авылында балалар өчен "Безнең ишегалды" бәйрәме үткәрде. Алар өчен төрле күңелле милли һәм спорт уеннары оештырылды. Балалар үзара ярыштылар, таяк тартыштылар һ.б. уеннар оештырылды. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә төрле бүләкләр тапшырылды.