23 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Хәтер юллары буйлап» ВФСК «ГТО» проектларының республика конкурсында җиңүчеләрне котладылар.
Бүләкләүне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Михайловна Захарова, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ГТО илчесе Ольга Ивановна Павлова, Татарстан Республикасы ВФСК «ГТО» рәисе Эдуард Владимирович Иванов, шулай ук Татарстан Республикасы ВФСК «ГТО» башкарма директоры Артур Марселевич Сабитов үткәрде.
Бүләкләнүчеләр арасында - Эзмә урта мәктәбе укучысы Зарипова Динә Дилүс кызы. Ул диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Динәне җиңүе белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!