Хәтер һәм кайгы көне

2025 елның 22 июне, якшәмбе

1941 елның 22 июнь иртәсендә Бөек Ватан сугышы башлана. Немец гаскәрләре кинәт Советлар Союзына һөҗүм итә, илнең көнбатыш төбәкләрен бомбага тота. 1418 көн дәвам иткән бу сугыш 27 миллионга якын совет гражданының гомерен өзгән.
 Бүген, 22 июнь көнне, иртә таңнан Олы Арташ авылы халкы бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алды. Илдар хәзрәт  Ватан өчен һәлак булганнар истәлегенә Коръәннән сүрәләр укыды. Шуннан соң Совет сугышчылары һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 
Без аларны хәтерләгәндә алар исән. Каһарманнарга мәңгелек дан! Сугыш корбаннарына мәңгелек хәтер!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International