31 май көнне Туктар авылы клубы мөдире авыл халкы белән бергә Сабантуйга бирнә җыю оештырды. Бу традицион чарада олысы да, кечесе дә катнашты. Бирнә җыючылар гармунга кушылып җырлап авылның барлык урамнарын йөреп чыктылар. Һәр йортта аларны елмаеп һәм бүләкләр белән каршы алдылар, ә балаларны тәм-том белән сыйладылар. Шулай бердәм һәм күңелле итеп Туктар авылы халкы ел саен милли бәйрәм – Сабантуйга әзерләнә.
Барлык авылдашларны һәм кунакларны Килдебәк авыл җирлеге Сабантуена чакырабыз, ул 8 июньдә Килдебәк авылы янындагы елга буенда узачак.