Сабантуйга сөлге һәм бүләкләр җыю - борынгы йола. Бу йола шулай ук халкыбызның юмартлыгын һәм кунакчыллыгын, Сабантуйның бөтенхалык бәйрәме булуын күрсәтә. Яшь кәләшләр Сабантуй батырларына сөлге чигәләр. Шулай итеп алар үзләренең осталыкларын күрсәтәләр. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авыл яшьләре һәм "Ромашка" балалар бакчасы коллективы белән берлектә Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю оештырдылар. Урамда гармун көенә матур җырлар җырладылар, бүләкләр җыйдылар. Хуҗалар безне кадерле кунакларны сый-нигъмәтләр, изге теләкләр һәм бүләкләр белән каршы алган кебек каршы алдылар. Сабантуй вакытында бу бүләкләр батырларга һәм төрле конкурсларда җиңүчеләргә тапшырылачак.