Өстәл теннисы буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

2025 елның 26 маенда Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең өстәл теннисы буенча 2 төркем Спартакиадасы узды.

 Ярышлар нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын - Саба районы командасы;

2 урын – Кукмара районы командасы;

3 урын - Балтач районы командасы.

Безнең районнан ярышларда Гарипов Алмаз Мөҗиб улы, Шәфигуллин Фаил Фахим улы, Баһманова Энҗе Фиргат кызы, Асанова Аида Масиагай кызы катнашты.

Тренерлары: Исмаилов Фарход Усман Улы.

 Спортчыларыбызны чын күңелдән яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, аларга сәламәтлек һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International