"Бу безнең шәһәр" - экскурсия

2025 елның 16 мае, җомга

16 май көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре «Оста куллар» өлкән буын клуб формированиеләрендә катнашучылар белән Казанга "Бу безнең шәһәр" дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Халыкның әлеге категориясе белән эшләүдә төп бурычлар – аралашу кытлыгын тулыландыру, актив тормыш позициясенә ярдәм итү, актив озын гомер өчен шартлар тудыру. Бүген авылдашлары белән Галиәсгар Камал театрының яңа бинасында, Мәрҗани мәчетендә булдылар, тарихи төрки-татар тирмәсендә, Иске татар утарында булдылар, Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт театрында булдылар, анда рәхәтләнеп «Туган тумач» спектаклен карадылар. Мондый экскурсия барлык катнашучыларга да ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International