Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан 27 апрельдән 7 майга кадәр Бөтен Россия буйлап "Ветеранга кунакка"акциясе уза. 6 майда әлеге проект кысаларында Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар белән балачагы Бөек Ватан сугышында үткән 97 яшьлек Зәкия апа Фазлыеваны Бөек Җиңү белән котладылар. Ул сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында сөйләде. Котлаулары өчен рәхмәт йөзеннән ул үзенә күрсәткән игътибары һәм кайгыртуы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Сугыш елларында, ачлык һәм курку булуга карамастан, балалар укуларын дәвам иттерделәр, фронтка посылкалар җибәрделәр, авыр хезмәт белән җиңүне якынайтып, кырларда эшләделәр