2025 елның 20сеннән 23 майга кадәр Әлмәт шәһәрендә бадминтон буенча "Ак барс кубогы - Крылья" бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды. Анда Россиянең 4 төбәгеннән 283 спортчы катнашты. 934 уен уйналды. Ярыш "ике йолдыз"лы. Саба районы шәкертләре, "Саба-Арена" спортчылары ялгыз һәм парлы разрядларда 14 медаль яуладылар һәм бик яхшы чыгыш ясадылар. 1 урын - Зәйниев Айназ (17яшькә кадәр) 1 урын - Сафина Элина - Фәйзуллина Ника (13 яшькә кадәр) 2 урын - Зәйниев Айназ - Федоров Данила (Алексеевск районы, 19 яшькә кадәр) 2 урын - Зәйниев Айназ - Леонтьева Екатерина (Әлки районы, 17 яшькә кадәр) 2 урын - Рәхимов Адель (13 яшькә кадәр) 2 урын - Рәхимов Адель - Идрисов Нияз (13 яшькә кадәр) 3 урын - Сафин Зиннәтулла (11 яшькә кадәр) 3 урын - Сафина Элина (13 яшькә кадәр) 3 урын - Идрисов Нияз (13 яшькә кадәр) 3 урын - Сафиуллин Рөстәм (13 яшькә кадәр) 3 урын - Сафиуллин Рөстәм - Русских Всеволод, (13 яшькә кадәр) 3 урын - Сафиуллин Рөстәм - Будилина Кира (Әлмәт, 13 яшькә кадәр) 3 урын - Рәхимов Адель - Шәйхуллова Элина (Әлмәт, 13 яшькә кадәр). Балаларны, ата-аналарны, тренер Зарипов Г.Х. уңышлы чыгыш белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт уңышлары телибез. Шулай ук тренер һәм ата-аналар исеменнән Рәис Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә Саба районы җитәкчелеген бөтенроссия ярышларына спортчыларга йөрү мөмкинлеге биргэн өчен дә рэхмэт белдерэбез.