Саба муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия эшмәкәрлеге көне белән котлыйбыз!
Эшмәкәрлек-ул үзенчәлекле талант һәм зур җаваплылык. Сез үз хезмәтегез белән районыбызның икътисадый үсешенә зур өлеш кертәсез, эш урыннары булдырасыз, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итәсез, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә һәм хәйрия инициативаларында актив катнашасыз.
Без сезнең энергиягезне, максатчанлыгыгызны, авырлыкларны җиңеп чыга алуыгызны һәм катлаулы ситуацияләрдә стандарт булмаган чишелешләр таба алуыгызны югары бәялибез. Бүген, илебез үзенең икътисадый мөстәкыйльлеген ныгытканда, сезнең эш аеруча мөһим.
Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, ышанычлы эшлекле партнерлар һәм бизнесыгызның чәчәк атуын телибез! Барлык планнарыгыз һәм башлангычларыгыз Саба районы һәм аның халкы файдасына уңышлы тормышка ашсын!
Хөрмәт белән, Саба муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты!