Батыршина Зилә-Россия Чемпионы

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

 Адыгеядә стендка ату буенча Россия команда чемпионаты һәм Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Ярыш нәтиҗәләре буенча спортчыбыз Зилә Батыршинаның исәбендә 3 медаль: 2 алтын һәм 1 бакыр.

Команда зачетында Зиля Дарья Леомцева һәм Альбина Шакирова белән бнрлектә квалификациядә 225 нең 206сына тидереп, финалда Липецк өлкәсен 6-2 исәбе белән җиңеп, алтын медаль яуладылар.

Бөтенроссия турниры кысаларында шәхси зачетта Зилә 111(2) +24+24 нәтиҗәсе белән өченче урынга лаек булды.

Ярышларның соңгы көнендә Зилә яңадан мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелде. Казан спортчысы Петр Егоров белән микстта түгәрәк стендта алар көннең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәттеләр, 142/150, ә алтын матчта Мәскәү өлкәсе спортчыларын 6-2 исәбе белән җиңделәр.

Гомумән алганда, Адыгеядәге ярышлар йомгаклары буенча Татарстан Республикасы спортчылары 11 медаль яулады, шул исәптән 3 алтын. Россия чемпионатының гомумкоманда зачетында безнең җыелма команда 1 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International