Шушы көннәрдә Казанда бюджет өлкәсе оешмаларының исәп-хисап эшендәге яңалыкларга багышланган семинар булып узды. Анда Финанс-бюджет палатасының һәм Үзәкләштерелгән бухгалтерияның бүлек җитәкчеләре, бухгалтерлары, авыл җирлекләренең бухгалтерлары катнашып кайттылар. Семинарны «Сенсум» компаниясе «Актионгрупп» медиагруппасы белән берлектә үткәрде.