2025 нче елның 11 нче май көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг - компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан, Алабуга, Самара өлкәсеннән, Удмуртия, Мари Иле һәм Чувашия республикаларыннан килгән спортчылар көч сынашты.
Ярышның ачылу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы стендлы ату буенча тренер Алеексеев Юрий Владимир улын районда физик культура һәм спортны үстерүдә зур өлеш керткәне өчен Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләде.
Спортинг - компакт ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 5 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:
“А” категориясендә:
1 урын – Бурганов Эмиль (Казан шәһәре)
2 урын – Басиров Алмаз (Казан шәһәре)
3 урын – Лыщинский Евгений (Самара шәһәре)
“В” категориясендә:
1 урын – Абдуллин Сәрим (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
2 урын – Маргин Николай (Йошкар-Ола шәһәре)
3 урын – Мясников Сергей (Моңга шәһәре)
“С” категориясендә:
1 урын – Курмашев Иван (Йошкар-Ола шәһәре)
2 урын – Маметов Булат (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
3 урын – Щукин Евгений (Ижевск шәһәре)
Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.