“Сабантуй” спорт мәктәбендә 2024/2025 елгы сезонга биатлон спорт төре буенча йомгак ясалды

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

        14 май көнне «Сабантуй» мәдәни – спорт  комплексында  биатлон буенча 2023/2024 елгы сезонга йомгак ясалды. Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар да катнашты: Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Татарстан Республикасы биатлон федерациясе президенты Ногманов Илдар Гыйльфан улы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы. Әлеге чарада «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары катнашты. Биатлон тренеры  Шакирҗанов Д.М. доклад белән чыгыш ясады. Ул спортчыларның ел буена  ирешкән уңышлары, аларның  казанышлары турында сөйләде. Биатлон федерациясе президенты яшь спортчыларны «Биатлонда беренче адымнар», «Яшь биатлончылар», «Разрядтан мастерга», «Спорт өметләре», «Тренер өмете», «Спорт элитасы», «Иң җитезе», «Иң төгәле» номинацияләрендә  урын алган  яшь спортчыларны грамоталар һәм спонсордан истәлекле призлар белән бүләкләде. Шулай ук Саба районында биатлон спорт төрен үстерүдә өлеш керткәннәре өчен Саба муниөипалҗ районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улына, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улына, Сабантуй спорт мәктәбе директоры Гәбделмәнов Рамил Нурулла улына Татарстан Республикасының биатлон Федерациясенең рәхмәт хатларын тапшырды. 

Бәйрәм җылы атмосферада тәмле ризыклар белән  түгәрәк өстәл артында  чәй эчү белән тәмамланды. Яшь спортчыларыбыз бу бәйрәмнән үзләренә күп көч алып,  күңел күтәренкелеге белән рәхәтләнеп ял иттеләр.

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International