Килдебәк авылында тантаналы митинг

2025 елның 11 мае, якшәмбе

8 нче майда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Килдебәк авылы мәдәният йортында тантаналы митинг үткәрелде.  Әлеге митингта Килдебәк урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.  Укучылар мәктәптән сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәл янына кадар марш белән хәрәкәт иттеләр.  Бәйрәмне мәдәният йорты  хезмәткәрләре ачып җибәрделәр,  аннан соң бәйрәм укучыларның  Җиңү көне уңаеннан әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте.  Митингта катнашучыларны авыл җирлегендә урнашкан оешма җитәкчеләре һәм районнан килгән вәкил – Саба район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе З.Р. Ганиев бәйрәм белән котлап, ил-җирләребездә иминлек, тынычлык булсын дигән теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук митинг барышында сугыштан катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм  Бөек Ватан сугышында хәлак булган әби-бабаларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды. Митинг агач утырту белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International