«Саба-Арена» спорт комплексында 27 апрельдә өстәл теннисы буенча «Лента памяти» «Марафон Добра» «Трейд металл» ҖЧҖеннән ачык турнирының 4 нче этабы тәмамланды. Турнир гадәттәгегә әйләнә һәм игътибарны җәлеп итә. Турнирга Татарстан Республикасыннан үз яшьләре буенча алдынгы уенчылар килә. Һәм бу якшәмбе 27 апрельдә искәрмә булмады. Турнирны Казан, Кукмара, Алабуга, Лаеш һәм әлбәттә инде Саба кунаклары да бизәде. Турнирда кызу иде. Ирләр арасында да, хатын-кызлар арасында да пьедесталга Сабалылар күтәрелде. Ир-атлар арасында пьедесталның өченче баскычына Камил Вилданов ия булды. Икенчесенә Газиз Даулиев күтәрелде. Җиңүче Салават Заһидуллин булды. Сүз уңаеннан, Салават белән Газиз Татарстан Республикасында студент хәрәкәтен җитәклиләр. Казан Дәүләт Медицина университеты (КДМУ) студентлары буларак якын араларда Екатеринбургтагы Бөтенроссия теннис форумында Татарстан флагын күтәрәчәкләр. Хатын-кызлар арасында өченче баскычка Камилэ Әхмәтова күтәрелде. Икенчеседэ Динә Хәбибуллина иде. Җиңүче Галина Гороховатченко булды. Сүз уңаеннан, Галина һәм безнең 15 яшьлек Сафина Фәйзетдинова иртәгә-28 апрельдә чираттагы "Дөнья кубогы этабы"нда катнашу өчен Черногорьега очалар. (ПОДА) Безнең кызларга җиңел юл һәм уңышлы чыгыш ясауларын телибез.