14 апрель көнне безнең «Саба-Арена» спорт мәктәбендә язгы өмә булып узды, һәм без бу вакыйгадан туган шатлыгыбызны уртаклашырга телибез! Язгы өмә-безнең учреждениенең күркәм традициясе, ул коллективны берләштерә, игелекле һәм файдалы эш башкарырга, табигать, туган бистә турында кайгыртучанлык күрсәтергә сәбәп бирә. Үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз җылысын кертте, «Саба-Арена» спорт мәктәбенең, «Гаилә» паркының чиста, төзек территориясе тирә-юньдәгеләрнең күзләрен сөендерә! Бу мөһим эштә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт.