Алдагы атнада Саба 6нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында тәрбияләнүче зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары туган як музеена экскурсия ясадылар. Алар дүрт күргәзмә залы белән таныштылар. Монда Саба районы турында хронология буенча тарихи чыганаклар, документлар, материаллар тупланган. Саба җиренең урнашуы, үзләшүе экспонат рәвешендә бирелгән. Музей экспозицияләрендә бу як халкының көн-күреше, яшәү рәвеше, культурасы, тарихи чорлары чагылдырылган. Биредә эшләүчеләр балаларны якты йөз белән каршы алып, кызыклы итеп экспонатлар белән таныштырдылар, ачык йөз белән озатып калдылар.