30 нчы март көнне Туктар авылы клубы мөдире китапханә мөдире белән бергә “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрделәр. Бу бәйрәм халкыбызның тирән тарихына барып тоташа. Әмма элеккечә үк бу бәйрәмне киң колач белән - җырлар, биюләр һәм ярышлар белән каршылыйлар. Бәйрәмне оештыручылар авыл халкын һәм кунакларны тәмле ботка, тәм-томнар белән сыйладылар. Бәйрәмдә катнашучылар шулай ук җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда һәм ярышларда катнаштылар. Бәйрәмдә катнашучылар бүләкләр, күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай хис-кичерешләр ия булдылар.
Әлеге бәйрәмне оештыручыларга авыл халкы һәм кунаклар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.