Гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары арасында рус шашкалары буенча "Төньяк балкыш" төбәкара дуслык турниры

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

27 мартта Киров өлкәсенең Малмыж районы Яңа Смаил авылында гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары арасында рус шашкалары буенча "Төньяк балкыш" төбәкара дуслык турниры узды. Саба районыннан 2 команда чыгыш ясады. Саба -1 командасы (Низамиев Йосыф һәм Мөхәммәтова Сафия составында) 13 командадан 1 урын, Саба -2 командасы (Ибраһимов Нияз һәм Тимергалиева Зарина составында) 3 урын алды. Малайлар арасында шәхси зачетта: 1 урын - Низамиев Йосыф, 2 урын - Ибраһимов Нияз; кызлар арасында: 1 урын - Мөхәммәтова Сафия. Аларны яхшы чыгышлары белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International