Нәүрүз-яз бәйрәме,табигатьне яңарту матурлыгы бәйрәме.Нәүрүз - «яңа көн» дигәнне аңлата.23 марта көнне Иске Икшермә мәдәният йортында "Нәүрүз"исемле язгы көн-төн тигезлеге бәйрәме булып узды.Бу көнне кешеләр чын күңелдән күңел ачтылар,яз килүгә шатландылар,Нәүрүзбикәне каршы алдылар,Нәүрүзбикә белән ярышларда җиңелгән Кар кызын озаттылар.Яз бәйрәме милли җырлар,биюләр, спорт ярышлары һәм күңелле уеннар белән дәвам итте.Кунакларның барысы да тәмле ботка, коймак һәм хуш исле чәй белән сыйландылар.