Бадминтон буенча Татарстан Республикасының 13 һәм 17 яшькә кадәрге команда беренчелеге

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

2025 елның 20 - 22 мартында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының 13 һәм 17 яшькә кадәрге команда беренчелеге узды. 20 март көнне Айназ Зәйниев, Инсаф Ибәтуллин, Рәсүл Галимуллин, Камилла Баһманова һәм Ралина Гобәйдуллина составындагы Саба районы командасы республикабызның 15 районы арасында медаль өчен көрәште. Балык Бистәсе, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Алексеевск командалары белән каты көрәшкәннән соң, безнең команда 6 урынны яулады. Саба районы командасы 13 яшькә кадәр 17 команда арасында көмеш медаль яулады, бары тик Казанны гына оттырды. Команда составы: Идрисов Нияз, Рәхимов Адель, Сафиуллин Рөстәм, Сафина Элина, Хәбибуллина Наргиза. 22 - 23 мартта шәхси разрядларда Татарстан Республикасы беренчелеге узды, анда безнең спортчылар 11 медаль яулады. 1 урын - Зәйниев Айназ 1 урын - Зәйниев Айназ - Фёдоров Данила (Алексеевск) 1 урын - Сафина Элина - Фәйзуллина Ник (Яр Чаллы) 2 урын - Сафина Элина 2 урын - Идрисов Нияз - Сафина Элина 3 урын - Сафиуллин Рөстәм 3 урын - Сафиуллин Рөстәм - Будилина Кира (Әлмәт) 3 урын - Рәхимов Адель - Шәйхуллова Элина (Әлмәт) 3 урын - Идрисов Нияз - Рәхимов Адель Балаларны, ата-аналарны, тренер Г.Х. Зариповны бик яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм Россия беренчелегендә уңышлы чыгыш ясауны телибез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International