18 март көнне Мәртен авылыннан тыл ветераны Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мактаулы юбилярны Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәге директоры Нияз Дәүләтшин, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин һәм «Мартен» агрофирмасы җитәкчесе Әскар Фатыйхов котладылар. Шулай ук «Балкыш» үзәге директоры Җиһания Хәйретдин кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның Котлау хатын һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннихановның котлавын тапшырды.
Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызы 1930 елның 18 мартында Саба районының Мәртен авылында туа. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә һәм, яшь булуына карамастан, аңа төрле авыр эшләр башкарырга туры килә. Ире Хәсән белән ул бер ул үстерә. Җитмеш яшенә кадәр Җиһания апа «Мартен» агрофирмасында эшли. Үзенең намуслы хезмәте өчен Җиһания апа төрле медальләр һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнде. Җиһания апа күп кенә авылдашлары өчен шат күңелле һәм хезмәт сөючән кеше үрнәге булып тора. Олкән яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә йорт хайваннары асырап, хаманда хезмәттә эле.
Хәзерге вакытта Җиһания Хәйретдин кызы туганнарының яратуын, кайгыртуын, авылдашларының хөрмәтен тоеп, улы Хафиз белән тормыш итә.