13 март көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә язучы-публицист, журналист Тәлгать Самат улы Нәҗмиев истәлегенә «Саба төбәгенең көзгесе» исемле кичә үткәрделәр.
Ул Саба районының танылган шәхесләре турында күпсанлы очерклар һәм районның үткәне һәм бүгенгесе турында тарихи-публицистик китаплар авторы.
Чарада язучының район тормышына керткән өлеше турында фикер алыштылар, аның эшчәнлеге, иҗаты турында сөйләделәр, китапларыннан өзекләр укылды. Шулай ук язучыга багышланган күргәзмәгә күзәтү ясалды.