«Әп иткәнгә-чәп иткән» дип исемләнгән бәйрәм чарасы

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

8 март көнне Килдебәк мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Әп иткәнгә-чәп иткән» дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды. 

  Әлеге чарада ике команда көч сынашты. Командалар бәйгегә ныклап әзерләнделәр: командаларның исемнәрен, девизларын уйлап таптылар, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар һәм төрле конкурсларда көч сынаштылар. Күңелле номерлар белән бәйрәм сизелмичә дә узып китте.  Тамашачылар бәйгедә катнашучыларга күңелле чара үткәргән өчен һәм җылы бәйрәм мизгелләре бүләк иткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International