18 февраль көнне Ике Басу Арташ мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә һәм ФАП фельдшеры Айгөл Сәләхиева катнашында балалар өчен «Без тәмәке тартуга каршы»дигән профилактик сәгать үткәрелде.Әңгәмә барышында тәмәке тартуның коточкыч нәтиҗәләре , тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, тирә-юньдәгеләргә дә зыян китерүе турында мисаллар китерелде . Күргәзмәдә тәмәке тартуның зыяны һәм Зарарлы гадәттән баш тарту ысуллары турында китаплар, журналлар тәкъдим ителгән. Чарадан соң тәмәке тартуның зыяны турында әзерләнгән буклетлар тараттылар.