Өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

2025 елның 27-30 мартында Байлар Сабасында (Татарстан Республикасы) халыкара ярышлар узачак.

Катнашучылар - «ирләр һәм хатын-кызлар» яшь категориясендәге теннисчылар, шулай ук кече яшьтәге, әмма 13 яшьтән яшьрәк булмаган спортчылар. Россия Федерациясе спортчыларының спорт квалификациясе 1 нче разрядтан түбән түгел.

Үткәрү урыны-«Саба-Арена» УСК (Татарстан Республикасы, Саба муниципаль районы, пгт. Байлар Сабасы, Муса Җәлил ур., 3).

Ярышларның баш хөкемдары- Алонцев Владислав Васильевич ,ВК/МК (Магнитогорск), баш сәркатибе – Трайдуков Павел Викторович, ВК/МК (Оренбург).

Ярышларның рәсми тубы – DHS 3*** DJ40+ WTT ITTF Ак.

Ярышларда катнашуга алдан гаризаларны (раслауларны) 2025 елның 2 мартына кадәр электрон адреска җибәрергә Kaffv@mail.ru (хатның темасында «халыкара ярышларга заявка " дип күрсәтергә).

Иганәчеләрдән гомуми приз фонды 1 000 000 сум.

Урнаштыру.

Ярышлар вакытында яшәү мәсьәләләре буенча элемтәдә торучы зат – 89178718353 Закирова Гөлнар Муллагаян кызы, 89083491131 Әхмәтшина Лилия Кәбир кызы.

РЕГЛАМЕНТ

https://ttfr.ru/news/2465

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International