Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде.

2025 елның 14 феврале, җомга

15 февраль - Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Бу сугышта Шәйдуллин Фердинанд Харис улы үзенең интернациональ бурычын үтәп батырларча һәлак була. Әлеге вакыйга уңаеннан Язлы Арташ авыл клубында Олы Ныртын мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабя - Чурчи авыл клубы , Ике басу Арташ авыл китапханәсе, шулай ук Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде.Әфган сугышы һәм башка локаль хәрби конфликтлар ветераннары чараның мактаулы кунаклары булды. Язлы Арташ авыл клубы мөдире Фәттахова .И.Н. катнашучыларга Фердинандның балачагы һәм яшьлеге ничек үткәнен сөйләде һәм армия альбомыннан фотосурәтләр  һәм хатларын  күрсәтте. Сугыш турында сөйләү авыр , ләкин безнең аны онытырга хакыбыз юк : кайтмаганнар турында да, җаны гарипләнеп кайтканнар турында да. Чын күңелдән сугышчы - интернационалистларга , барлык сугышлар ветераннарына, аларның туганнарына һәм якыннарына тынычлык, сәламәтлек телибез Саба район Сугышчан туганлык бүлеге җитәкчесе Әхмәтшин Илшат Зиннур улы. Бер минут тынлык белән һәлак булган геройларны искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International