11 февраль көнне Саба гомумибелем бирү мәктәбе базасында "Мәдәниятләр калейдоскобы" исеме астында туган телләр республика фестивале булып үтте.
Әлеге чарага Республика мәктәпләреннән 100дән артык укучы һәм укытучы, Казан федераль университетында белем алучы 90нан артык чит ил студенты килде.
Алардан тыш фестивальгә Үзбәкстан, Казахстан, Иран, Төрекмәнстан һәм Кытай илләренең Татарстандагы консуллары, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов чакырылган иде. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов фестивальдә катнашучыларны кайнар сәламләде, дуслыкта яшәргә чакырды һәм Сабага килүләре өчен зур рәхмәтләрен белдерде.
Фестивальдә районыбызның мәктәп укучылары һәм укытучылары Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең, ә КФУда белем алучы чит ил студентлары үзләренең телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен тәкъдим иттеләр.
Биредә Саба районы мәктәпләре укучылары hәм педагоглары белән беррәттән безнең Саба 6нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасы балаларына да катнашырга насыйп булды. Нәни артистларыбыз әзерләгән саләмләү сүзләрен кунаклар бик жылы кабул иттеләр. Шулай ук балаларыбызның чит ил кунаклары белән якыннанрак аралашу мөмкинлиге дә булды.