Иртә профориентация

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Балалар бакчасы - һөнәрләр турында база белемнәрен формалаштыруда беренче баскыч. Өлкәннәрнең хезмәте һәм әйләнә-тирә дөнья белән танышу кече мәктәпкәчә яшьтә үк бара, ул вакытта балалар әкиятләр, мультфильмнар һәм өлкәннәр белән аралашу аша төрле һөнәрләр турында беләләр, һәм алар гына түгел… "Baby Skills" «Яшь мастер» чемпионаты - конкурс хәрәкәтендә катнашу юлы белән иртә һөнәри юнәлешне тормышка ашыру мөмкинлеген бирә. BABYSKILLS проекты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга төрле һөнәрләрдә һәм эшчәнлек өлкәләрендә башлангыч күнекмәләр (SKILLS) алу проекты булып тора. 10 февральдә мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Шәмсетдинов Ихсан «Яшь мастер» төбәкара чемпионатының муниципаль этабында «График дизайнер» номинациясендә җиңүче булды, ә шушы төркемдә тәрбияләнүче Мөхәрләмова Замира «3D –дизайн» номинациясендә җиңүче булды. «Яшь масетр» чемпионаты дәвам итә һәм түбәндәге тәрбияләнүчеләр бу чемпионатта катнашырга әзерләнәләр: «Кием һәм аксессуарлар дизайны» номинациясендә Гыйльманова Илана, «Сынлы сәнгать» номинациясендә Шәймөхәммәтов Алим, «Пешекче эше» номинациясендә Газизуллина Энҗе, «Чәчтараш сәнгате» номинациясендә Гыймадиева Адилә. Балаларыбызга уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International