Саба районында "Солдатка аш" проекты эшләп килә. Бу махсус операциядә булучы хәрбиләргә ярдәм итү максатыннан оештырылды. Изге эшкә үзеннән өлеш кертүче кешеләр бирегә эзне суытмый. "Бәләкәч" балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр, әти-әниләр, тәрбияләнүче балалар да бу эштән читтә калмый. Бакчабызда "Гуманитар ярдәм җыю", "Солдатка хат" акцияләре уздырылып тора. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Ганиева Г. Х. белән берлектә Саба районының солдатларга ярдәм итүче "Солдатка аш" волонтерлар оешмасына ярдәм оештырды. Балалар волонтер апалар белән таныштылар, эш барышын күзәттеләр. Балалар үз куллары белән ясаган матур рәсемнәрен, хатларын, әти- әниләре белән берлектә әзерләгән гуманитар ярдәмнәрен тапшырдылар.