“Тылсымлы тартма” – мастер-класс

2025 елның 7 феврале, җомга

Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Үз тормышында буялган агач кашыклар яки савытлар күрмәгән кеше юктыр, мөгаен. Агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра.  Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International