Сабаның 2 нче «Эллуки» балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булды, анда “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Г. Н. чакырылды. Гүзәл Нәзиф кызы ата-аналарга Саба районы территориясендә юл хәрәкәтендә яшь катнашучылар катнашындагы аварияләр статистикасы, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре һәм юл хәрәкәтендә законнарны үтәүче булырга кирәклеге турында сөйләде. Ата-аналар үз балалары өчен үрнәк булып торалар һәм аларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үтәвенә аларның балаларының тәртиплелеге бәйле. Аннары юл аша чыгучы җәяүлеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә, җәмәгать транспорты тукталышларында үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә җентекләп тукталды, шулай ук балаларны махсус тотып тору җайланмаларында йөртү кагыйдәләренә игътибарны юнәлтте. Шулай ук җыелышта булган ата-аналарның барлык сорауларына да җавап бирде. Ахырда ата-аналарга тематик фильм күрсәтелде, ул ата-аналарның юл хәрәкәте кагыйдәләренә карата кимсетүле мөнәсәбәтенең нәтиҗәләрен ачык күрсәтте.