«Күренекле мәгърифәтче”

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2025 елның 4 февралендә күренекле татар галиме Каюм Насыйри тууына 200 ел тула. Ә. Кәримуллин исемендәге район китапханәсендә китап укучылар өчен "Күренекле мәгърифәтче" дигән исем астында мәгълүмат сәгате оештырылды. Чара барышында катнашучыларга китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда Каюм Насыйриның тормыш юлы турында сөйләүче, үз чорының күренекле вәкилләренең берсенең шәхесен һәм иҗатын ачучы китаплар һәм мәкаләләр күрсәтелде.

Чараның икенче өлешендә «Кабак кына димәгез..» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Китапханәче китап укучыларыбызны кабак турындагы фәнни-популяр һәм әдәби әсәрләр белән таныштырды, Россиядә ничек барлыкка килүе, бу яшелчәнең сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә файдалы булуы, аннан нинди ризыклар әзерләп булуы, кабактан ясалган кайнатма рецептын өләште. Шулай ук кабактан әзерләнгән продуктлар белән чәй эчү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International