Ике Басу Арташ мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә «Сталинград — горур тарих хәтере» исемле хәтер сәгате үткәрде. 200 көн һәм төн дәвам иткән Сталинград сугышы тарихы белән таныштырдык. Балалар сугыш йомгаклары, аның барлык илләр өчен тарихи әһәмияте, анда катнашучыларның батырлыклары турында белделәр. Аннары балалар Сталинград сугышы вакыйгаларын тасвирлаган китаплар белән таныштылар