"Татарстан Республикасының бадминтон өметләре-2024" ярышларының нәтиҗәләре

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

2025 елның 1 февралендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 2014 елгы һәм кечерәк яшь бадминтончыларны котладылар. "Татарстан Республикасының бадминтон өметләре-2024" ярышларының 4 этабы нәтиҗәләре буенча Саба районы бадминтончылары Борһанов Данияр һәм Хәбибуллина Наргиза түбәндәге категорияләрдә призёрлар булдылар: 2 урын - Борһанов Данияр - Пулатов Аяз (Балык Бистәсе) 3 урын - Хәбибуллина Наргиза - Чиркина Виктория (Балык Бистәсе). 2024 елгы сезон йомгаклары буенча Саба районының яшь спортчылары дипломнар һәм спорт инвентаре сатып алуга сертификат белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучыларны, тренерларын - Зарипова Гөлнара Хәмит кызын, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International